Ветераннар Алабугада булып кайттылар сэяхэттэ

2014 елның 22 августы, җомга
22 кешелек төркем Алабуганың тарихи урыннары белән танышып кайтты. Экскурсияне ветераннарның «Йолдыз» клубы мөдире, педагог һәм экскурсовод булып эшләгән Н. Закирова җитәкләде.Алар  «Шайтан шәһәрчеге» дип аталган Болгар дәүләтенең күзәтү каланчасы саналган борынгы тарихи һәйкәл  янында булдылар,атаклы кавалерист, 1812 елга француз сугышының батыр кызы, фельдмаршал М. Н. Кутузовның ординарецы Н. Дурова,   атаклы рус шагыйрәсе М. Цветаева музейларында булдылар.  Ветераннар әлеге истәлекле сәфәрне оештырган өчен район ветераннар советына, автобус белән булышлык иткән «Чаллы икмәге» җәмгыяте генераль директоры Р. Юнысовка һәм баянчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Р. Мәүләвиевкә рәхмәтләрен әйттеләр .
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International