Флаг, Герб һәм Гимн дәүләтнең аерылгысыз атрибутлары булып тора, алар рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне, горурлык хисен чагылдыра, халыкның милли-мәдәни үзенчәлегенең нигезен тәшкил итә. Нәкъ менә үз илеңнең дәүләт символларына ихтирам белән һәркайсыбызның гражданлык һәм патриотик үзаңы формалаша башлый, Ватанны ярату хисе тәрбияләнә.
Аклы-зәңгәрле-кызыллы флагның, тарихи чорларны үтеп, яңадан Россиянең дәүләт символы статусын алуына да 20 елдан артык вакыт узды. Хәзер безнең дәүләт флагын Җир шарының барлык почмакларында да беләләр,шул көнгә багышлап «Шафкатъ»үзәгендә чара узды,Анда катнаштан 12 яшьүсмергә төсләр турында тагын бер кат аңлатма бирелде . Ак төс – азатлык һәм бәйсезлекне, зәңгәр – ышаныч һәм рухиятне, кызыл бөеклек һәм куәтне чагылдыракатнашты.