20 августтан 20 сентябрьгә кадәр районда «Игътибар – балалар!» айлыгы бара.

2014 елның 25 августы, дүшәмбе
20 августтан 20 сентябрьгә кадәр районда «Игътибар – балалар!» айлыгы бара. Җәйге каникул тәмамланып, яңа уку елына аяк басканда дәүләт автоинспекциясе мондый чараны һәр елны үткәрә. Акция барышында балаларны автомобильдә алып бару, машина йөртүчеләрнең җәяүле кичүләрендә аларга юл бирүләре инспекторларның аерата игътибарында булачак. Шулай ук профилактик  чаралар үтәкреләчәк, юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре мәгариф оешмаларында ата-аналар белән очрашачак, мәктәпләр һәм балалар бакчаларына керә торган урыннарда юл билгеләренең, светофорларның, төрле чикләүләрнең куелуы тикшереләчәк, дип хәбәр итә район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International