Быел җиде айда республикада балалар катнашындагы 319 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

2014 елның 25 августы, дүшәмбе
Быел җиде айда республикада балалар катнашындагы 319 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда бу 30га кимрәк. Быел аварияләрдә 11 баланың гомере өзелгән, былтыр андыйлар 16 булган. Быел – 348, узган ел 359 бала тән җәрәхәтләре алган.
Быел гомере өзелгән 11 баланың 9ы – пассажирлар, 2се – җәяүлеләр. Бу саннар балаларын машинада алып баручы әти-әниләргә кабат-кабат уйланырга җирлек бирә. Шулай ук велосипедка, мототранспортка утырып чыгып китеп, җәрәхәт алучы балалар да бар. Андыйлар республикада 45 кеше.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International