Игенчеләрнең төш вакытында аларны беразга булса да ял иттерү максатыннан ,«Объектив» агитбригадасы Камская нива кырга игенчеләр янына күңелле концерт белән чыкты.
Үзешчән артистларыбызның сәфәре игенчеләрнең төшке аш вакытына туры килде. Мария Пучинина,Тамара Багаева, Мәдинә Сабирова, Татьяна Сторожук игенчеләргә үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Игенчеләр концертны рәхәтләнеп тыңладылар, үзләре дә җырларга кушылдылар. Сергей Захматовның дәрле итеп баяда уйнавы ,аларны сокландырды. Артистлар аларга уңышлар теләделәр.