Тукай район шифаханәсендә ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларның ышанычлы кешеләре белән очрашу узды

2014 елның 27 августы, чәршәмбе
  26 август көнне Тукай район шифаханәсендә   ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Комаров  Ф.Ф. һәм  Михеев  В.Е. ышанычлы кешеләре Лотфуллин Наиль Нурулла улы  ,Әхметҗанов Сәлмән Мөҗәһит  улы, Шарифуллина Финсиля Хантимер кызы   шифаханә хезмәткәрләре белән очраштылар. Очрашуда    район башлыгы урынбасары Әхмәтова Л.Х.    катнашты һәм чыгыш ясады. Киләчәк сайлаулар турында сүз барды.Очрашуда шулай ук, Сабирҗанов Г.Г. -"Бердәм Россия" партиясенең район бүлекчәсе члены,  сайлауларда актив катнашырга, кандидатларны яклап тавыш бирүләрен сорады.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International