Алдан тавыш бирергә була

2014 елның 27 августы, чәршәмбе
 
2014 елның 14 сентябрендә – сайлаулар көнендә теге яки бу сәбәп буенча (отпуск, командировка, уку, хезмәт вакыты, сәламәтлек торышы яки башка сәбәпләр буенча) сайлау участогына бару мөмкинлеге булмаганнар 3 сентябрьдән 9ына кадәр территориаль сайлау комиссиясе бинасында һәм 10 сентябрьдән 13енә кадәр участок сайлау комиссиясендә алдан тавыш бирә алалар.
 
Территориаль сайлау комиссиясе түбәндәге адрес буенча урнашкан: Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46нчы йорт. Эш көннәрендә – кичке дүрттән сигезгә кадәр, ял көннәрендә иртәнге сәгать сигездән кичке дүрткә кадәр. Тәнәфес: 12дән 13кә кадәр, дип хәбәр итә территориаль сайлау комиссиясе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International