“Күбәләк” балалар бакчасында “Бер горурлык хисе яши миндә” исемендә тәрбия сәгате үткәрелде.

2014 елның 1 сентябре, дүшәмбе

29 август Кувады авылының  “Күбәләк” балалар бакчасында “Бер горурлык хисе яши миндә” исемендә тәрбия сәгате үткәрелде. Китапханә мөдире Сафина Лилия балаларга Чаллы, КамАЗ тарихы, татар халкының гореф-гадәтләре, авыл халкының яшәү рәвешләре  турында сөйләнеп, туган якка багышланган мәкаль –әйтемнәр әйтелде. Сафин Таһир башкаруында  “Мин яратам сине, Татарстан”җыры яңгырады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International