28 нчы август конне Югары Суык-Су авылында "Урам бәйрәме" уткэрелде. Бэйрэмдэ Ак барс премиясе лауреаты Даниф Шәрәфетдинов катнашты, үзенең матур җырларын авыл халкына бүләк итте. Бәйрәмдә авылнын өлкэннәре, хезмэт алдынгылары һәм балалар катнашты. Кичэнен программасы барлык халыкка да хуш килде, бер кемдә читтә калмады, җырлады, биеде, күңел ачты. Чәй өстәле артында сөйләшүләр, матур хәтирәләрне искә алулар булды.
Кичэне уткэрудэ Мусабай авылы клубы модире Ахунов М.М., Югары Суык-Су авылы клубы модире Садыкова И.Р., Тубэн Суык-Су авылы хезмэткэрлэре: Арсланова О.К., Сайфуллина Л.А., Логинова Н.П., Сапарова Н.П. актив катнаштылар.