Мусабай-Завод Мәдәният йорты каршында исеме астында бәйрәм узды.

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе

  30 август көнне сәг. 10.00 да Мусабай-Завод Мәдәният йорты каршында Республика көне уңаеннан «Гүзәл Республикам минем” исеме астында бәйрәм узды. Бәйрәм Татарстан гимны белән башланып китте. Бәйрәмне ачып җибәрү өчен сүз Тукай муниципаль районы хакимият башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Гатиятуллин Рубис Лотфулловичка һәм Миннехузин Илгиз Котдусовичка бирелде. Алга таба бәйрәмне Татарстан турында мәгълумат белән китапханә мөдире Тахавиева Флүзә Гиздатовна дәвам итте. Бәйрәм программасы концерт номерлары белән үрелеп алып барылды.  Зәки Тахавиев, Мискать Ямалиев, Наилә Файзуллина, Лүзия Сиразова, Файсал Калимуллин, Камилә Вильданованың җырларын, балаларның хорын халык бик яратып тыңлады. Килгән халык бәйрәмне казанда пешкән тәмле ботка ашый-ашый карады. Алга таба Файсал Калимуллин балаларга спорт уеннары уйнатты. Халык бәйрәмнән кәнэгать калып, рәхмәтләрен әйтеп таралышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International