28 августа Калмия авыл җирлегендә Республика көне билгеләп үтелде. Кичәне авыл китапханәсе мөдире Гыйлфанова Альмира һәм татар теле укытучысы Фархутдинова Гөлназ алып бардылар. Кичәдә Калмия авыл тарихы белән Кашбелова Гөлбыстан таныштырды. Авыл җирлеге башлыгы Гыйлфанов Нияз, ветераннар һәм инвалидлар советы җитәкчесе Кашбелов Назыйф чыгыш ясады. Кичә концерт номерлары һәм уеннар белән үрелеп барды. Кичәнеӊ икенче өлеше чәй өстәле артында үтте.