Өмә узды

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе
Узган шимбәдә «Яшел Россия» дип аталган илкүләм өмә узды. Анда район авылларында яшәүчеләр дә актив катнашты. Архитектура, төзелеш һәм халыкның яшәешен тәэмин итү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, җирлекләрдән 30ар, 40ар кеше өмәгә чыкты. Мәсәлән, Биклән авыл җирлегендә 0,2 гектар мәйданнан 8 куб метр каты көнкүреш калдыклары җыелды. Өмәдә авыл җирлеге, мәктәп, ТМШ коллективлары катнашты. Бордыда мәдәният, мәктәп һәм бакча, авыл җирлеге коллективлары 20 куб метрга кадәр чүп җыйдылар. Түбән Суыксудан да 37 кеше 0,5 гектар мәйданны җыештырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International