1 Сентябрь - Белем бәйрәме зур оешканлык белән үтте. Бәйрәмгә әти - әниләр, ветеран укытучылар, оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыгы, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хановна, ветераннар оешмасы җитәкчесе Гөлфидә Гиниятуллина, һ.б. бик күп кунаклар килгән иде. Бәйрәмне җылы тәбрикләү сүзләре белән мәктәп директоры Лилия Дилбаровна ачып җибәрде. "Минем кече Ватаным" дип исемләнгән беренче дәрескә кунак итеп авылдашыбыз, отставкадагы подполковник, үзешчән композитор, бик күп китаплар авторы Рубис абый Зариповны чакырдык. Аның чыгышы балалар өчен бик кызыклы, тәрбияви булды. Бәйрәм күңелләрдә матур тәэсир калдырды, яңа уку елына зур көч, дәрт өстәде.