Сәмәкәй мәктәбендэ быел яңартылган мәктәпкэ 39 бала белем алырга килде

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
Сәмәкәй мәктәбендэ быел   яңартылган  мәктәпкэ 39 бала белем алырга килде.   Биредә  мәктәп, җирлек Советы, ФАП, балалар бакчасы, клуб, китапханә бер түбә астына кертелде . Артык мәйданнарны файдалану, уку йортын саклап калу мөмкинлеген бирде.  Әлеге максатка  республикадан 9,8 миллион сум акча бүленде.   Алты оешманы туплаган зур бинаның түбәсе ябылды, җылыту системасы алмаштырылды, эчке эшләр башкарылды.   Тантаналы линейканы  мәктәп директоры Миргасим Галимҗанов ачып ,балаларны, укытучылар коллективын, әти-әниләрне җылы котлады.   Мәктәп коллективын авыл җирлеге башлыгы Зиннур Сәгыйтов та җылы тәбрикләде. Уку алдынгыларына, педагогларга Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International