Шилнәбаш мәктәбендә узган бәйрәм тантанасында муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев катнашты

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
Шилнәбаш мәктәбендә узган бәйрәм тантанасында муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев, район мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев катнашты. Биредә балалар саны елдан-ел артып килә. Шуңа күрә мәктәпне киңәйтү ихтыяҗы бар. Мәктәп директоры  Финсилә Шәрифуллинаның исәпләүләре буенча   берничә елдан мәктәптә укучылар саны 140 ка җитәргә тиеш, бүгенге көндә биредә 116 бала белем ала.   Финсилә Хантимер кызы җитәкчеләрдән уку йортының бинасын киңәйтүдә ярдәм итүләрен сорады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International