Территориаль сайлау комиссиясендә 3 сентябрьдән алдан тавыш бирү башланды.
2014 елның 5 сентябре, җомга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бишенче чакырылыш депутатлар сайлауга сигез көн вакыт калып бара. 3 сентябрьдән республикада участок сайлау комиссияләре үз эшчәнлекләрен башлады. Безнең районда да 43 шундый комиссия исәпләнә, аларда 293 кеше эшли. Август ахырында комиссия рәисләре Яр Чаллы шәһәрендә укуларда да булдылар. Ә территориаль сайлау комиссиясендә 3 сентябрьдән алдан тавыш бирү башланды.