«Каешыңны тагып куй һәм елмай!» дигән акция дә оештырылды

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе
«Мәктәпкә таба якты юл» акциясе кысаларында Кнәз мәктәбе волонтерлары тарафыннан «Каешыңны тагып куй һәм елмай!» дигән акция дә оештырылды. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә яшүсмерләр юллардагы машиналарны туктатып, шоферларга махсус стикерлар, юл смайлигы төшерелгән әләмнәр таратты, юлларда исән-имин йөрүләрен теләде. Юл смайлигы – ышанычлы, тыныч һәм хәвеф-хәтәрсез йөрүгә бер аерым билге булып тора. Аннары машина йөртүчеләрнең «Каешыңны таккан булсаң, сигнал бир!» дигән флэш-мобка кушылулары да сөенечле булды. Акция бик кызыклы, мавыктыргыч һәм бик күңелле үтте. Балалар гына түгел, барлык машина йөртүчеләр дә мондый чараларны ешрак уздырырга кирәклеген әйтте,
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International