«Мәктәпкә таба якты юл» дип аталган чара үткәрелде.

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе
  2 сентябрь көнне «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан «Мәктәпкә таба якты юл» дип аталган чара үткәрелде. Ул «Игътибар балалар!» дигән республикакүләм айлык кысаларында оештырылды. Үткәрелгән чараның максаты – юлларда исән-имин йөрүгә ата-аналарның игътибарын арттыру, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү. «Мәктәпкә таба якты юл» акциясендә беренче сыйныфка баручы 54 бала, 20 ата-ана һәм 3 сыйныф җитәкчесе катнашты.
Күңелле бәйрәмебезне Россия Эчке эшләр министрлыгының район буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Шамил Ганиев ачып җибәрде һәм барча кешене яңа уку елы башлану белән котлады, шулай ук һәрбер сабыйга балалар китаплары, махсус магнитлар таратты. Котлау сүзләре белән район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Шәфыйкова да чыгыш ясады. Ул балаларга яхшы билгеләргә генә укып, әти-әниләренең горурлыгы булып үсүләрен һәм юлларда йөргәндә аеруча игътибарлы булырга кирәклеген аңлатты. 
 
Юл йөрү иминлегенә багышланган чара башланып та китте. Балаларның күңелле сәяхәтендә янәшәләрендә пират белән капитан булды. Алар бергә уен мәйданчыкларында булып, төрле спорт чараларында катнашты, мавыктыргыч уеннар үткәрде. Балалар һәрбер мәйданчыкта булып, биремнәрне дөрес үтәделәр һәм нәтиҗәдә «светофор» дигән сүз ясап, жиңүгә ирештеләр. Чара ахырында бөтен балаларга да истәлекле бүләкләр таратылды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International