Бикләннең мөхтәрәм шәхесе Миннәхмәт Сәгыйр улы Гайсинга 90 яшь тулды.

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Бикләннең мөхтәрәм шәхесе, сугыш һәм хезмәт ветераны, күп кенә орден-медальләр иясе Миннәхмәт Сәгыйр улы Гайсинга 90 яшь тулды. Олуг юбилее тантанасында район хакимияте исеменнән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов җылы котлау сүзләре җиткерде. Россия Президенты В. В. Путинның ихлас котлау хатын тапшырды һәм юбилярга яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә уңышлар, исәнлек-саулык теләде. Авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгъдиев, Биклән ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Асия Фазуллина изге теләкләрен әйтеп, күчтәнәч-бүләкләрен тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International