Ул өченче тапкыр үткәрелә инде. Иң яхшы халык участок вәкаләтлесен Интернетта тавыш бирү юлы белән сайлыйлар.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлегендә 9 полиция участок вәкаләтлесе хезмәт куя. Алар тәүлек буе үзләренә беркетелгән биләмәләрдә халык белән эшли, көнкүреш җинаятьләренә, караучысыз калган балалар, алкоголизм һәм наркоманиягә каршы профилактика чаралары үткәрә. Участок вәкаләтлеләре ярдәме белән һәр дүртенче җинаять ачыла.
Район күләмендә иң яхшы хезмәткәрне сайлау 11 сентябрьдән 20сенә кадәр дәвам итә. Безнең районда конкурста участок вәкаләтлеләре