Кече Шилнә авылының «Родина» мәдәният йортында 1969нчы елда ук мәктәпне тәмамлаган укучылар бергә җыелды

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
Кече Шилнә авылының «Родина» мәдәният йортында 1969нчы елда ук мәктәпне тәмамлаган укучылар бергә җыелды. Ул вакытлардан бирле 45 ел вакыт үтеп тә киткән. Олыгаеп бара торган элекке укучылар яңадан яшьлек елларына кайтты, яңадан үзләрен сыйныфташлар итеп хис итте. Әлеге чараны үткәрү идеясы белән минем сыйныфташларым Владимир Подъячев белән Анна Безрученкова чыкты. Алар безне барыбызны да бер җиргә җыеп, матур концерт программасы да әзерләгәннәр иде. 
 
Кече Шилнә авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре дә безгә үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Бигрәк тә Надежда Подъячева, Арби Велидов, Татьяна Иванова башкаруындагы җырлар күңелгә хуш килде. Аларга безгә шундый бәйрәм бүләк иткәннәре өчен олы рәхмәтләрне җиткерәбез.
 
Кече Шилнәдә мәдәният учагы булу – олы сөенеч. Монда халык яратып йөри, ял итә. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан нинди генә чаралар үткәрелми – аларны санап бетереп тә булмый. Аларның барысына да исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, яңадан-яңа идеяләр теләп калабыз, дип хәбәр итте безгә Кече Шилнә мәктәбен тәмамлап киткән «укучы», бүгенге көндә Менделеевск шәһәрендә гомер итүче Надежда Богомолова.  ("Якты юл" газетасы битлэреннэн)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International