Кече һәм урта эшмәкәрләр «Лизинг Грант» программасында катнаша ала

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
Республикада лизинг килешүе буенча беренчел кертемне (авансны) түләү өчен кече һәм урта эшмәкәрләр «Лизинг Грант» программасында катнаша ала. Конкурска заявкалар агымдагы елның 2 сентябреннән кабул ителә башлады. Ул 2 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта тулырак мәгълүматны ТР Икътисад министрлыгы сайтында «Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм ярдәм итү» бүлегеннән табарга мөмкин.
 
Конкурска заявкалар Казанда Мәскәү проспекты, 55нче йорт, 125 кабинетта Эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәгендә, шулай ук үзәкнең ИТ-парк бинасында (Машина төзүчеләр урамы, 91нче йорт) урнашкан Яр Чаллыдагы вәкиллегендә кабул ителә. Электрон адрес: petrov.sce@yandex.ru, тел.: 8-905-039-22-78.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International