Калфак һәм изү чигү буенча оста-ханә узды

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе
8-10 сентябрь көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче "Ак калфак" оешмасы тарафыннан оештырылган калфак һәм изү чигү буенча мастер-класска  бер төркем гүзәл зат җыелды. Анда шулай ук Казахстан, Кыргызстан, Латвия, Татартсан һәм Россиянең бик куп төбәкләреннәнкилгән ханымнар милли кием тегүнең нигезләренә төшенеп, аны тегеп, киеп тә китә алдылар. Аны "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасының идарә әъгзасы, модельер Ләйсән Хаҗиева алып барды. Шулай ук "Казанның мең еллыгы"музена экскурсия оештырылды һәм "Сөйкемле шүрәле" конкурсында җиңүче балаларның эшләре белән таныштык.


-- 
Резеда Якупова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International