Салым хезмәте инспекциясе салым түләүчеләр – физик затлар өчен Ачык ишекләр көне уздыра .

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе
Россиянең Татарстан Республикасы буенча 9 нчы номерлы районара Федераль салым хезмәте инспекциясе белдерүенчә 27 сентябрь ,25 октябрь көннәрендә Россия күләм   салым түләүчеләр – физик затлар өчен Ачык ишекләр көне уздырылачак . Әлеге чара барышында физик затларның милегенә, транспортка салым тәртибе турында тулырак белергә була. Шулай ук аларның кемгә күпме күләмдә исәпләнүе, аерым муниципаль берәмлекләрдә нинди ставкалар һәм ташламалар кулланылуы һәм башкалар турында мәгълүмат алырга мөмкинлек тудырылачак. Белгечләр халыкны интернетка кереп, Россия салым хезмәте сайты аша эшләргә дә өйрәтәчәкләр, дип хәбәр итәләр салым инспекциясеннән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International