«Иң яхшы хуҗалык» бәйгесендә безнең «Якты юл» редакциясе дә үз махсус номинациясен игълан иткән иде

2014 елның 16 сентябре, сишәмбе
«Иң яхшы хуҗалык» бәйгесендә безнең «Якты юл» редакциясе дә үз махсус номинациясен игълан иткән иде – «Без бәхетле, укый торган, яшь гаилә» дип аталды ул. 2 айга якын «Вконтакте» социаль челтәрдәге «Якты юл» газетасы төркемендә (http://vk.com/club54482574) конкурста катнашкан гаиләләр өчен актив тавыш бирү барды. Үз авылларында яшәгән күршеләре, туганнары өчен төркемебезгә теркәлгәннәр матур комментарийлар калдырды, яшь гаиләләрне җиңүгә этәрде. Аеруча да Түбән Суыксудан Харрасовлар, Калмаштан Кашаповлар, Күзкәйдән Нуриевлар гаиләләре өчен тавыш бирделәр. Конкурсыбыз тәмамланганда иң күп тавыш җыйган гаилә – Иске Дөреш авылыннан Закировлар булды. Аларга бүләкне «Якты юл» («Светлый путь») газетасының баш мөхәррир урынбасары Алинә Сафина тапшырды. 
Аларга район башлыгы Васил Хаҗиев кулы куелган Мактау кәгазе, «Якты юл» газетасы баш мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева исеменнән Мактау Грамотасы һәм бүләк тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International