“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин бүген матбугат конференциясендә “Бердәм Россия” нең күпчелек тавыш җыйган партия исемлеге әгъзалары арасында депутатлар мандатларын билгеләү турында фикерен белдерде.
“ТР Президенты закон буенча Үзәк сайлау комиссиясенә гариза язарга һәм депутатлык мандатыннан баш тартырга тиеш. Ул Президент эшен дәвам итәчәк. Бу чакырылыш депутатлары арасыннан Федерация Советына вәкил сайлаячакбыз. Ул шулай ук, тавыш бирүдән соң, депутатлык мандатын калдырырга тиеш. Аны исемлек буенча торган кандидат алачак. Шулай итеп, 47 кеше сайланса, димәк 48 нче һәм 49 нчы кандидатлар да ТР Дәүләт Советына депутат булу мөмкинлеге ала. Калганнар арасында депутатлык мандатын калдырырга теләүчеләр булмас дип уйлыйм”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.