Казанда ирекле ярдәм күрсәтүчеләр форумы узды

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе
4-7 сентябрьдә районыбызның бер төркем яшьләре Татарстан Республикасының ирекле ярдәм күрсәтүчеләр форумында катнашып кайтты. Форум Казан шәһәренең «Пламя» балалар тернәкләндерү лагеры базасында үтте. Форум эшчәнлегендә   районыбыз данын  ирекле ярдәм күрсәтү отрядларының җитәкчеләре Алена Мохото белән Илзинә Галиева яклап чыкты. Алар төрле чараларда, тренингларда, мастер-классларда катнашты, үз тәҗрибәләре белән уртаклашты, башка шәһәр-районнан килгән делегатлар белән аралашты.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International