Автобуслар инспекторларның аерым игътибарында булачак

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе
 Пассажир транспорты белән бәйле юл һәлакәтләрен киметү максатыннан 1 октябрьдән 15енә кадәр республикада «Автобус» профилактик чарасы үткәреләчәк. Бу чорда районда пассажирлар ташуны оештыруга игътибар көчәячәк, шулай ук заказ белән эшләүче, шул исәптән башка регионнардан җәлеп ителгән автобуслар ЮХИДИ хезмәткәрләренең күз уңыннан читтә калмаячак. Куллану вакыты ун елдан арткан транспорт чаралары исә аерым контрольдә булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International