20 нче сентябрь көнне 4 нче класс укучылары Биклэн авыл мәдәният йортында “Урманчылар көне” уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә катнаштылар. Үзләренең матур җырлары белән килгән кунакларга бәйрәм бүләк иттеләр. Сәйфуллин Данил, Хөсәенова Азалия Сәйфуллина Алинәләрнең җырлары тамашачыларга бик ошады. Ширяева Анастасия, Мингалимова Азалия һәм Хәйруллин Артур да актив катнаштылар. Соңыннан бергәләп фотога төштеләр. Мәдәният мөдире Костина Рүзилә Равил кызы укучыларга һәм класс җитәкчесенә зур рәхмәт белдерде, тәмле чәй белән сыйлады.
Класс җитәкчесе Фәхретдинова Лилия Мәхмүт кызы.