Сөмбел Зарипова Әлфия Авзалова исемендәге X төбәкара фестиваль-конкурсның йомгаклау концертында катнашты

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе
  Әлфия Авзалова исемендәге X төбәкара фестиваль-конкурсның йомгаклау концертында Мусабай-Завод авылыннан Сөмбел Зарипова да катнашты.  
Жюри әгъзалары – ТР Мәдәният министрлыгының республика иҗат үзәге белгече, композитор Риф Гатауллин, ТР Халык артисты, танылган җырчы Салават Фәтхетдинов Сөмбелнең татар халык җырларына бик сак карашын, композиторларыбыз әсәрләрен сәнгатьчә югары итеп башкарырга омтылышын, яңа җырлар өстендә эшләвен билгеләп үттеләр, үз киңәшләрен бирделәр. 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International