Армспорт буенча Дөнья чемпионатында да сынатмыйлар

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе
14-20 сентябрьдә Вильнюс шәһәрендә (Литва) армспорт буенча Дөнья чемпионаты үтте. Әлеге мәртәбәле ярышларда бөтен дөньяның 45 иленнән килгән 1000нән артык спортчы көч сынашты. 65 килограммга кадәрге авырлыкта Россия җыелма командасыннан Александр Жеребенков, Румыния спортчысыннан беразга гына калышып, II урынга лаек булды. Александр Яңа поселогының XI сыйныфында укый, аның тренеры – Мөсәвир Әгъзамов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International