Биклән авылы мәдәният йортында зурлап урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе
Биклән авылы мәдәният йортында зурлап урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр.  Чарага гомерләрен шушы хезмәткә багышлаган, элеккеге леспромхозда эшләгән ветераннар чакырылган иде. 
Очрашуга килгән хөрмәтле ветераннар арасында шушы яраткан хезмәтләренә 30ар, 40ар ел гомерен биргән апа-абыйлар җыелган иде. Кичә гаҗәеп җылы мохиттә узды. Иң элек кунакларны мул сыйлы бәйрәм өстәленә дәштеләр. Аннары алар хозурына зәвык белән ясалган серле алан, төрле агач декорацияләре белән бизәлгән сәхнә ачылды. Мәдәният йорты директоры Рүзилә Костина кадерле кунакларны берәм-берәм шул аланга дәшә торды. Кичә матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Җырчылар Гөлнара Зыятдинова, Рүзилә Костина, Лилия Сәхбиева һәм Мирза Гыймадиевлар урман хезмәтчәннәренә үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Биклән урта мәктәбенең  IV сыйныф җитәкчесе Лилия Фәхретдинова  җитәкчелегендә укучылар көче белән әзерләнгән концерт номерлары да өлкәннәр күңелендә матур тойгылар калдырды. Яфраклар аллы-гөлле төсләргә кергән күңелле әбиләр чуагында дөнья мәшәкатьләрен онытып, күңелдәге хатирәләрне яңартып, тарих битләрен актарып, үткәннәргә кайтып килде алар. Данлыклы урман хуҗалыгы ветераннарнын котларга дип килгән җитәкчеләр арасында Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев та бар иде. Ул да урманчыларга үзенең күңел түреннән чыккан ихлас рәхмәт хисләрен җиткерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International