25 сентябрьдә Калмия авылы китапханәсендә «Икмәктән зур нәрсә юк» темасы белән тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе узды. Икмәк турында презентация күрсәтелде.
Балалар икмәк турында үзләренеӊ белемнәрен күрсәттеләр. Мәкальләрне исләренә төшерделәр, табышмаклар әйтештеләр, кроссворд чиштеләр һәм шигырьләр сөйләделәр. Балаларга бүләкләр таратылды һәм иӊ актив катнашучылар медальләр белән бүләкләнде.