Авылыбызның ветеран укытучылары очрашты

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе

29 сентябрь көнне Иске Абдул мәдәният йортында, мәдәният йорты, китапханә, музей белән берлектә, "Сез иң гүзәл кеше икәнсез!" дип аталган чара үтте. Анда авылыбызның ветеран укытучылары чакырылган иде.  Алар бик теләп үзләренең хәтирәләре белән уртаклаштылар, киңәшләрен бирделәр. Очрашу чәй табыны янында җыр-шигырьләр белән үрелеп барды. 


--
Резеда Якупова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International