Кичә,1 октябрь көнне елдагыча, район мәгариф бүлеге башлыгы Исаев Р. Р. ,мәгариф бүлегендә күп еллар хезмәт куйган ветераннарны, өлкәнннәрне бәйрәм табынына җыйды. Ул былтыргылардан аермалы буларак, быел Түбән Суык-Су мәктәп каршында узды. Мәгариф хезмәткәрләренә бу очрашуда үткән хезмәт юлларын искә алдылар, арабыздан киткән дус-ишләрен яд ителәр, яшьләргә хезмәт эстафетасын тапшырдылар,мәктәп буйлар сәяхәт ясадылар.
Мәктәп укучылары һәм тәрбия эше үзәге хезмәткәрләре башкарган җырлар, биюләр килгән кунакларга бик рәхәтлек бирде. Очрашуда шулай ук күп еллар буе эшен намуслы башкарган хисапчы Наталья Николаевнаның 70 яшьлек гомер бәйрәмен җелән котлау булса, икенчесе арабызда Бөек Ватан сугышы ветераны,Мәскәүдә үткән Җиңү парадында катнашкан кеше Мулланур ага Агзамовны булуы бәйрәмгә тагында ямь өстәде.