1 октябр көнне Иске Абдул мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышлап "Яшәгез Сез өстәп матурлык" дип аталган чара үтте. Алар өчен үзешчән артистларыбыз тарафыннан конөерт әзерләнгән иде. Иң элек балалар бакчасы коллективы чыгыш ясады. Өлкәннәребез балалар чыгышын бигрәк тә яраталар шул. Аннары Сафина Чулпан, Бәхтиева Земфира, Бәхтиева Илзирә, Сәетова Зөлфия, Курочкина Кафия, Нурсинә апа, Мирзаһит абыйлар сүз алды. Аларның чыгышларын да әбиләр бик җылы кабул иттеләр. Чара Сәйдәш хуҗалыгы әзерләгән сыйлы табыннар артында үтте. Өлкәннәребез кунак итеп чакыруга бик рәхмәтле булып таралыштылар.
--
Резеда Якупова