Шахмат һәм шашка уеннары буенча турнир үтте

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе
Теләнче Тамак авылының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында шахмат һәм шашка уеннары буенча турнир үтте. Хатын-кызлар арасында Ольга Коссе, Екатерина Соколова, Наилә Гарипова, Сәрия Кәлимуллиналарга тиңнәр булмады. Ир-атлардан исә Александр Захаров, Алексей Лохин, Алексей Давидов, Минвагыйз Минугулов, Риан Нуриев, Нәгыйм Локтевлар иң активлардан булдылар. Турнирны ТР физик культура отличнигы Ярия Зыятдинова оештырды. Өлкәннәр бергәләшеп җыелып, интеллектуаль уенда көч сынаштылар, ахырдан исә мондый уеннарның күбрәк оештырылуын теләп калдылар, дип хәбәр итте район ветераннар Советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International