2 октябрь көнне Кувады авыл китапханәсендә өлкәннәр көне уңаеннан «Картаямени соң йөрәк» дип исемләнгән чара узды. Кичәне авыл китапханәчесе Сафина Лилия оештырды һәм алып барды. Өлкәннәрне котларга авыл җирлеге башлыгы Наис Миргасимович да килде. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.