1 октябрь көнне Мусабай-Завод мәдәният йортында китапханә белән берлектә өлкәннәр көненә багышланган “Яшь көенчә килә каласы” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Өлкәннәр өчен кайнар коймак белән чәй өстәле әзерләнде. Кичәне матур , җылы сүзләр белән Зарипова Сөмбел ачып җибәрде. Сүзне авыл җирлеге башлыгы Миннехузин Илгиз Котдусович дәвам итте. Тукай муниципаль районы хакимият башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Гатиятуллин Рубис Лотфуллович тәбрикләде. Мәктәп балалары Ильдар Юзеевның “ Кыр казлары артыннан” дигән пъессадан өзек күрсәттеләр. Даминов Рафик С. үзенең укучылары белән концерт программасын дәвам иттеләр. Шулай ук кичәдә Файзуллина Наилә, Зарипова Сөмбел, Ямалиев Мисхәт җырларын бүләк иттеләр. Кичәбез ахырына якынлашканда мәктәп балаларына Ималина Тәслия апа белән Гараев Мансур абый шоколадлар өләштеләр. Кичә өлкәннәрне җырлатып, биетеп тәмамланды .