Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Тукай муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Безнең район
Район башлыгы
Районның символикасы
Район буенча Халык саны
Авыл җирлекләре
Районның авыл хуҗалыгы
Районның картасы һәм схемалары
Идарә органнары
Инвестиция паспорты
Координат кулланып бирелергә тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Район оешмалары һәм учреждениеләре
Тематик бүлекләр
Төрле комиссияләр эшчәнлеге
Коррупциягә каршы көрәш
Милли проектлар
Статистик мәгълүматлар
Тукай районында ветераннар (пенсионерлар) Советы һәм «Татарстан Республикасы Инвалидлар җәмгыяте»
Муниципаль заказ
Дәүләт-муниципаль хезмәтләр һәм Кузәтчелек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ситуацион үзәк
Эшмәкәрләргә!!
Муниципаль-шәхси партнерлык
Хезмәткәрләр сәясәте
Җәмәгать ярдәмчеләре
Торак мәсьәләләре
«Инициативалы бюджетлаштыру»
Профсоюз тормышы
Программалар, бәйгеләр, бүлек планнары
1945 ел -Бөек Җиңү!
ТАССР төзелүгә 100 ел
Халыкка ярдәм
Виртуальный учебно-консультационный пункт по гражданской обороне (УКП ГО)
Рәсми кәгазьләр
Муниципаль район Уставы
Тукай муниципаль Советы(карарлар,әмерләр)
Муниципаль райн Башлыгының карарлары һәм әмерләре
Башкарма комитетның карарлары, әмерләре
Расланган рәсми кәгазьләр
Шәһәр төзелеше
Халык алдында тыңлауларга чыгышлар
Иҗтимагый һәм гавами тыңлаулар
ТР Тукай муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеш стратегиясе
Рәсми кәгазьләрнең проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү (ОРВ)
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Татарстан Республикасы Конституциясе
Халык мөрәҗәгате
Тукай районы Башкарма комитетының электрон почтасы : tukay.ispolkom@tatar.ru
Кабул итү шартлары һәм вакыты
Сорауларны интернет аша юллау
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү ясау
Халык кузәтүе
"Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында"
Закончылык
Юридик консультацияләр
ТҮЛӘҮСЕЗ ЮРИДИК ЯРДӘМ
Гариза үрнәкләре
Матбугат хезмәте
Матбугат хезмэткэрлэре өчен
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
«Якты юл» Тукай районы газетасы
Элемтә өчен белешмә
Элемтә өчен белешмә
Халыктан сораштыру
Ышаныч телефоны
Тукайлылар җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә бәя бирә алалар
Элемтә
Муниципаль районнар
Тукай муниципаль районы
«кул җитмәгән» мәсьәләләрне дә күтәрделәр.
2014 елның 3 октябре, җомга
1 октябрь көнне, район хакимиятендә шәһәрдәге ярминкәләрдә катнашу мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә, фермерлар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен борчыган сораулар уртага салып сөйләшенде. Район башлыгы Васил Хаҗиев күзәтчелек итүче органнар – Роспотребнадзор, фитосанитария, ветеринария хезмәтләренә таләпләрне үтәү, сатуга китерелә торган продукцияне тикшерү, келәймә сугып үткәрүне тоткарлыксыз башкару бурычын куйды. Киңәшмәдә катнашучылар урамдагы сәүдәне оештырудагы моңа кадәр «кул җитмәгән» мәсьәләләрне дә күтәрделәр. Әйтик, тукайлылар сәүдә итәргә күнеккән Сарман трактында ярминкә эшләгән вакытка җиңел машиналарның узып йөрүен туктатып торырга кирәклеге әйтелде. Гомумән, сәүдә итү культурасын күтәрәсе бар. Ярминкәләрдә булучыларның барысы да моның белән килешер. Сәүдәгәрләрнең чиста алъяпкычлар, баш киемнәрдән булуы шарт. Оешма, хуҗалыкларның атамалары танылырлык итеп язып куелса, анысы да бик яхшы булыр. Җил-яңгырлы көннәр өчен чатырлар булдыруны кайгыртырга, чүп җыю өчен контейнерлар һәм биобәдрәфләр куярга кирәк диелде. Ассортиментка килгәндә, ул төрле: бәрәңге, ит, сөт, яшелчәне шәһәр халкы яратып ала. Бөртек, печән, тиресне дә сорыйлар. Район хакимияте әлеге җәһәттән авыл товар җитештерүчеләренең барысын да үзләрендәге товар белән сәүдә итәргә чыгарга чакыра. Әлбәттә, ярминкәләр турында сүз алып барганда һәркемне бәяләр мәсьәләсе кызыксындыра. Шәһәр халкының сыйфатлы продукцияне очсызга аласы, авыллыларның кыйбаткарак сатасы, акча кертәсе килә. Әлеге җәһәттән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитовның әйтүенә караганда, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан кайбер төр продукциягә тәкъдим ителгән бәяләр җиткерелгән. Аларга күзәтчелек ителәчәк, әмма аңлашылганча, базар аны үзе көйләячәк. Быел да ярминкәләрдә сату итүчеләргә юл чыгымнарын өлешчә кайтарачаклар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Калмия авылы мәчетендә «Әңкәйгә хат» дип аталган вәгазь кичәсе узды.
Вәгазьдә әниләрнең кадере, аларга хөрмәт һәм мәхәббәт турында тирән эчтәлекле сүзләр яңгырады.
5
май, 2026 ел
Йөз яшьлек Җиңү язы: Шәүкәт ага Әхмәтнәҗиповны бәйрәм белән котладылар
Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев Калмаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, быел 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Шәүкәт Әхмәтнәҗиповны Җиңү бәйрәме белән котлады.
4
май, 2026 ел
Тукай районында атна эчендә алты җинаять эше кузгатылган
Тукай районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре узган атнадагы эшчәнлеккә йомгак ясады.
2
май, 2026 ел
Мусабай-Заводта изге эш: авыл халкы зиратны тәртипкә китерде
Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан Мусабай-Завод авылында зур өмә үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз