Казан шәһәренең «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә «РИТЭК» ААҖ һәм «Лукойл» хәйрия фонды тарафыннан бишенче тапкыр уздырылучы социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында лауреат исеме алган Мусабай Завод авылыннан Айдар Хөсәенов та бар.
Әлеге җиңүе белән Айдарны муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев котлады,шундый сәләтле ул үстергәннәре өчен Айдарның әти-әнисенә олы рәхмәтләрен җиткерде. Нәни курайчы Айдарга Мактау кәгазе һәм кәрәзле телефон тапшырды.
Аның остазы – Рафик Дәминов.