3 октябрь көнне Новый поселогы мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан “Кереп барам гомер көзләренә” исемле зур чара үткәрелде. Бәйрәм яшь пенсионерларны өлкәннәр сафына кабул итеп, дипломнар тапшыру белән башланып китте һәм җыр, бию, нәфис сүзләргә үрелеп барды. Авыл үзешчәннәре бу юлы да халыкны шаккаттыруга иреште. “Ахирәтләр” клубы членнары “Ике сугыш арасы –һич төзелми ярасы” исемле (автор һәм режиссер Абдуллина Н.Р.)күренешле драма әсәрен тамашачыларга җиткерде.
«Каенкай» бакчасы балаларына (музыкаль җитәкчесе Каримова Г.), урта мәктәп укучыларына (җитәкчесе Гаязова А.), авыл үзешчәннәренә, клуб хезмәткәрләренә, зур рәхмәтләр укый-укый авыл халкы зур канәгатьләнү белән өйләренә таралды.
Абдуллина Н.Р.
Худ. җитәкчесе