Комсомолда Өлкәннәр көне

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
Комсомолец поселогында Өлкәннәр бәйрәме авыл җирлеге башлыгы Ольга Сурованың җылы котлау сүзләреннән башланды. Кичәдә авылның мәдәни һәм ижтимагый тормышында актив катнашучы өлкәннәребез билгеләп үтелде. Шулай ук «яшь» пенсионерлар, оныкларга һәм оныкчыкларга иң бай әби-бабайлар, юбилярлар тәбрикләнде. «Петушок» балалар бакчасына йөрүче нәниләр әби-бабайларына үз җырларын бүләк иттеләр, «Вера» бию ансамбле чыгыш ясады, Изалия Вәлиуллина, Анна Шәрифьянова җырлар башкардылар. Бәйрәм мул итеп әзерләнгән бәйрәм өстәоле артында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International