Җиңел атлетика буенча ярышлар

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
Мусабай-Завод урта мәктәбе территориясендә җиңел атлетика буенча район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә ярышлар үтте. Иске Абдул, Биклән, Кнәз, Яңа Бүләк, Мусабай-Завод, Борды, Иштирәк авыллары һәм Круглое Поле поселогы урта мәктәпләреннән барлыгы 55 яшүсмер катнашты. Алар йөгереп килеп озынлыкка сикерү, кыска һәм озын дистанциягә йөгерү, туп ату буенча көч сынашты. Ярышларның хөкемдары һәм оештыручысы – тренер-укытучы Гаяс Бакусев. Спорт ярышлары ахырында җиңү яулаган спортчылар медальләр һәм Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International