9 октябрь – халыкара почта көне

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
9 октябрь – халыкара почта көне

БМО рамкаларында үткәрелүче бәйрәмнәрнең берсе - Бөтендөнья почта көне. 1874 елның 9 октябрендә Бөтендөнья почта оешмасы (БПО) төзелә. 1969 елда Токиода узган ХVI Конгресста бу көнне почта көне итеп бәйрәм итү хакында карар кабул ителә. Бу бәйрәм илләрне һәм халыкларны берләштерә. Дөньяда бүген почта клиентлары 6800 телдә  сөйләшә, БПО га 190 почта оешмасы керә, алар бердәм почта даирәсе хасил итә һәм җир йөзендә иң зур җиткерү челтәре булып кала.

Мәгълүмат, аралашу чарасы булып барыбызның эшендә, тормышында интернет, компьютер, кәрәзле телефон хакимлек итә башласа да халкыбыз гадәти почта хезмәтеннән башка яши алмый әле. Хәзерге буынга, киләчәк заманга яраклашып аның төрләре арта, кызыклыракка әйләнә. Почта хезмәте аша халкыбыз газета-журнал, хат, посылка, бандероль, телеграмма ала яки җибәрә, түләү счетлары алып газга, электр энергиясенә, телефонга, коммуналь хезмәт түләүләрен башкара. Шулай ук пенсияләр, пособие, субсидияләрнең барысы да диярлек, кредит, налог, ГИБДД штрафлары һәм башка түләүләрнең күпчелеге почта, почтальоннар аша башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International