Нормаль күрүне формалаштыру һәм аны саклау өчен түбәндәгеләрне белү, үтәү мөһим:
– яхшы-якты бүлмәдә укырга, язарга, язган чакта яктылык сул яктан төшәргә тиеш;
– транспортта укымаска, ә яткан килеш укыганда текст күзләрдән 30-35 сантиметр арада булсын;
– эш бүлмәсе тыныч-тыйнак (мисал өчен сары-яшел) төсләрдә буялган булса яхшы;
– саф һавада ешрак йөрү күзләр өчен дә файдалы;
– аеруча көчле яктылыкка (эретеп ябыштыру аппаратына, кояшка) карау зыянлы;
– күзләрне бәрелүдән сакларга кирәк;
– туклануда “А” витамины җитешмәгәндә күзнең яктылыкны тоемлавы начарая һәм “тавык күзе” авыруы барлыкка килә;
– спиртлы эчемлекләр куллану да, “А” витаминын юкка чыгарып, бу чирне китереп чыгарырга мөмкин.
Күзләр өчен махсус гимнастика да бар:
– күзләрне йомып, ачарга. Бу күнекмәне 4-6 тапкыр кабатларга;
– күз кабакларын бармаклар белән 1 минут сыйпарга;
– күзләрне әйләндереп йөртергә: сулдан-өскә-уңга- аска-уңга-өскә-сулга-аска;
– кулны алга сузарга. Бармак очыннан күзне алмыйча, кулны әкрен генә борынга китерергә, ә аннан соң әкрен генә кулны кире сузарга, моны биш тапкыр кабатларга;
– тәрәзәгә карап иң ерак ноктаны табып, 1 минут шунда карап торырга.