Уллары хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан әти-әниләр госпитальдә бушка дәвалана

2014 елның 10 октябре, җомга
  Армиядә хезмәт иткән чагында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан район егетләренең әти-әниләре Яр Чаллының сугыш ветераннары госпиталендә бушка дәвалана башлады. Быел Бөек Җиңү бәйрәменнән соң башланган әлеге чара кысаларында 17 әти-әни реабилитация үзәгендә булды инде. Октябрь аенда тагын 2-3 кешене юллама белән тәэмин итү планлаштырыла. Ел тәмамланганчы андыйларның саны 30га җитәр дип күздә тотыла. 
Бүген районда уллары сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан 112 гаилә бар. Бу сан эченә баласы кайнар ноктада һәлак булганнар да, исән-сау әйләнеп кайтканнар да керә. «Әти-­әниләрдән кергән мөрәҗәгатьләрне, үтенечләрне истә тотып, район хакимияте госпиталь җитәкчелегенә чыкты. Реабилитация үзәге директоры белән сөйләшкәннән соң, бушлай юллама белән тәэмин итү өчен әти-әниләрнең исемлеге төзелде», – дип аңлатып үтә районның Әфган һәм локаль хәрби хәрәкәтләр ветераннары координацион советы җитәкчесе Рафаэль Хаматов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International