Казиле авылында"Яшь йөрәкле- өлкәннәр" дигән тематик кичә

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе
10  октябь көнне мул итеп әзерләнгән  табын артында Казиле  авылында гомер итүче ,авыл старостасы Гареев   Равил   Вагиз улы үзенә кунаклар чакырды. Анда"Яшь йөрәкле- өлкәннәр"   дигән тематик кичә узды.  Княз авыл җирлеге башлыгы  Тамара  Ивановна  Белова,    ветераннар Советы председателе   Александр  Николаевич  Волков,    Казиле авылының  мөхтәрәм кешесе    Абрамов  Василий  Семёнович килгән кунакларны җылы итеп котладылар. Кичә җыр-бию белән үрелеп барды. Авылның барлык өлкән кешесенә дә   бүләкләр бирелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән конөерт программасына өлкәннәр бик теләп кушылды,яшлектәге җырларын башкардылар, дәрле итеп биеделәр. Бәйрәм күңелле узды, дип яза Тамара Тузеева 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International