"Гомер китабымның битләре “ дип исемләнгән кичә (Яңа Бүләк)

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе

“Яшәү  матур, яшәү кызык – кадерен  белеп  яшәсәң!”

Әле  күптән  түгел  узган Өлкәннәр  ункөнлеге  кысаларында  районда да, авылларда  да  төрле чаралар, кичәләр,  концертлар бик  күп  булды.Өлкән  кешеләрнең  тормыш  сөючәнлеген  күреп, аларның ягымлы  йөзләреннән  бөркелгән  елмаюларына  карап  чыннан  да  аларның  сабырлыгына,  акылына  һәм  зирәклегенә   сокланмаслык  түгел!  Без – яшьләр һәм  урта  буын  да,  алардан  үрнәк  алырга  тырышабыз, өлкәннәребезнең  чал  чәчләрендә,  битләрендәге   җыерчыкларында  күпме еллар  агышы,  кайгы – хәсрәте, борчу – мәшәкате, шатлык – куанычлары  бергә  кушылган  гүя! Ирексездән шагыйрә Х. Мөдәррисованың шигыре  искә  төшә:

       “Вакыт  толымнарын  үрәм- сүтәм,

        Кыш,  язларны  көтәм  һәрвакыт.

        Агачларда  - алтын, чәчтә – көмеш,

        Кышларымны   гына    , язларымны   гына

        Җәйләремне  генә   булмый  туктатып!...”

Тормышның   сикәлтәле   юлларын  кичкән   өлкәннәребезне   безнең     һәр   ел   саен  олы  данга  ,  чәчәкләргә  күмәргә   тырышуыбыз,   җылы  сүзләр  әйтеп  күңелләрен  эретүебез   юкка  түгел,  билгеле,  бу  мәнфәгатьләребез  көн  саен  булмаса  да,   айга  бер  кабатланса  да   бик  яхшы  булыр  иде  дә  бит,  күп   вакыт  онытыла  шул, моның  өчен  гафу  итсен  инде  безне  өлкәннәр!   Гомер  көзе  якынлашканда  һәрбер   кеше  җанына  җылылык  эзли, чордашлар, авылдашлар  белән  очрашып  сөйләшү  өлкән  кеше  өчен  иң  кирәкле  бер  гамәлгә  әйләнеп  кала. Шуны  истә  тотып  без  дә Яңа   Бүләк  авыл  җирлегенә  кергән  дүрт  авыл  өлкәннәрен  бергә  җыеп  “Гомер  китабымның  битләре  “  дип  исемләнгән  бик  матур  кичә   оештырдык.Безнең  җирлектә  150 дән  артык  ветеран- пенсионер  бар,өлкәннәре  дә, яшь  ветераннарыбыз   да   безнең  иң  зур  байлыгыбыз! 

Быелгы  бәйрәмебез  аеруча  күңелле,  истә  калырлык     булды  дияр  идем  мин,  чәй  табыны  янында  очрашкан  өлкәннәребез  сөйләшеп- гәпләшеп   һич  туя  алмадылар.

Соңыннан  Түбән  Камадан  килгән  профессиональ  артистларның  концертын  да  карадылар. Ветераннарыбыз   үзләре  дә   кимен  куймадылар, җырлап- биеп  күңел   ачтылар, заманында  “Игенче”  колхозында  эшләгән  ветераннарыбыз  һич   кыстатмыйча  чыгыш  ясадылар: алдынгы  сыер  савучы, сәхнә  ветераны Әминә  Шәйдуллина,  алдынгы  терлекче Венера  Калимуллина, алдынгы  механизаторлар  Сәгыйть   Салихов , Салих  Харисовлар  күңелләрнең   иң   нечкә  кылларын   тибрәтердәй  моңлы  татар   җырларын  җырладылар, ә  аларга  алмашка  алдынгы  терлекче Гомәр  Ханнанов  сыздырып  биеп  җибәрде.

“Заманалар  бигрәк  матур  хәзер, яшәүләре  кызык  та,  рәхәт  тә,  аллага  шөкер, их, яшь чакларым  булса!”- дип шаяртып  сүзгә   кушыла  безнең  87- яшьлек  тыл  ветераны  Рәшидә  апа  Мирсәитова. ”Ә  без  яшьләр  бар  нәрсәдән  гаеп  табып,  зарланырга  гына  торабыз,”- дип  уйлап  куйдым   мин  эчемнән. Әле   менә  2  октябрь  көнне  Чаллы   шәһәренең  “Энергетик”  мәдәният  сараенда  үткән  зона  турыннан  узып  Казан  шәһәренең  Г. Тукай  исемендәге  Татар  Дәүләт  филармония  залында  ветераннарның  III -  Республикакүләм  “Балкыш”( “Сияние”) фестиваленең  гала – концертында  Рәшидә  апа  Мирсәитова “Алма   кебек  матур  чагым”  дигән  татар  халык  җырын  башкарып  лауреат   исемен  яулап  кайтты. Концерт  гаҗәпләнерлек  матур  ,  оста  оештырылып,  зур  дәрәҗәдә  узды. Анда  тамашачы  буларак  “Бердәм  Россия”  партиясенең  Татарстан  бүлеге  җитәкчесе  Ф.Х. Мөхәммәтшин, Татарстан  Премьер -  министры  урынбасары, якташыбыз   В. Шәйхеразыев  та  һ.б. җаваплы  урыннарда  эшләүче  җитәкчеләр  дә  катнаштылар.                                                                                                        Безнең  Рәшидә  апабыз  фестивальдә   иң  өлкән  башкаручы  булды, аны  концертны  оештыручылар  да  ,  тамашачы  да  шулхәтле  үз  иттеләр  ки,  җырлап  бетергәч  тагын  алкышлап  сәхнәгә  чакырдылар.

 

 

 

 Рәшидә  апабызның  шушы  яшенә  җитеп  сәхнәдәге  “йолдызлы  сәгатен “  күрү- безгә,  мәдәният  хезмәткәрләренә  дә  шулхәтле  зур  куаныч  булды! Ул  яшь  чагыннан  ук   авыл,  район   сәхнәләрендә  концертлар,  спектакльләр  куеп   йөргән   сәхнә  ветераннарының  берсе. Ә ул    үзе  үткәнен    болай  дип  искә  ала:  “ Нинди  генә   хезмәтләр  башкарырга  туры  килмәде  инде  безнең   чор  кешеләренә! Сугыш  башланганда  миңа  бары  14   кенә яшь  иде  бит,  ул  фермада  эшләү  дисеңме,  кырдамы, хәтта  тракторын  да  иярләргә  туры  килде  ,  ул  заманның   авырлыкларын  берүк  хәзерге  балаларга  татырга  туры  килмәсен!  Кабат  сугышлар  булмасын! Имин,  кояшлы  көннәрнең  рәхәтен  күреп , сәламәтлек,  җан  тынычлыгы  белән  яшәргә  язсын  берүк  һәрбер  кешегә!”- дип  тыйнак  кына  сөйләвен  тәмамлый  авылыбызның өлкән  кешеләренең  берсе  Рәшидә  апа. Без  аның  беркайчан  да  мин  “Атказанган  колхозчы  һәм  терлекче”  дип  мактанып, бихисап     орден - медальләрен тагып  йөргәнен  дә  күргәнебез  юк,  бик  гади  кеше  шул  ул! “Элек  тә  бик  такмадым  инде  мин   ул  медальләрне,- ди  ул,- берәр  җыелышка,  яисә  Казанга  күләмле  семинарларга  барганда  гына , анда  да  җитәкчеләр  мәҗбүриләгәч  кенә   тага  идем. Әле  менә  медаль    дигәч  бер  кызык  хәл  искә  төшеп  китте  бит  әле  ,-  дип  дәвам  итте   сүзен  тыл  ветераны, “Почет  билгесе”, “Хезмәт  Кызыл  Байрагы”  орденнары  кавалеры  Рәшидә  апа  Мирсәитова,- Шулай   бер  елны  орден- медальләрне  тагарга  онытып, ул  заманда “Игенче”  колхозының  алдынгы  бригадиры  Вәзирә  Хәбибуллина  белән  икебез  Казанга   Алик  Зиятдинов  алып  барган “Авыл  офыклары”  тапшыруына  барырга  туры  килде.Телевидениегә  барып  төшкәч  безне  бер  урынга  утыртып       ” Шушында  көтегез !”- дип  каядыр  чыгып  киттеләр, ә  безгә  авыл  хатыннарына  кызык  бит, чыгып  киттек  тә  башка  бүлмәгә  кереп  карап   йөрибез  шулай, ә  тегендә  дөнья  бетереп  безне  эзлиләр  икән, тапшыру  башланырга  санулы  гына  минутлар  калып  бара  бит, без  шау -  шу  ишеткәч  чаршауны  ачып  карадык,  ә  без  бит   нәкъ  тапшыру  төшерәсе  бүлмәгә   кергәнбез   икән,

 

 

 

безне  табуларына  телевидение  хезмәткәрләре  бик  сөенделәр  инде,   тиз    генә   парикмахерлары  чәч  ясый, гримерлары  битләрне буяштырдылар. Кыскасы  тапшыруны  әйбәт  кенә  төшереп, безгә  рәхмәтләрен  әйтеп  озаттылар,  ә  кайткач  тегеләр  ясаган  чәчләребезне  бер  атнада  көч- хәл  белән  юып  бетердек – менә  шул  булды !” – дип чын  күңелдән  көлә- көлә  авызын  каплый  ул. Шулай  шаян  күңелле  булып,  тормышны  ,   кешеләрне  яратып,   кайбер  кешеләрнең  гайбәт  сүзләрен  колакка  элмичә  дөньядан  ямь -  тәм  табып,  намазын  да  укып,  башка  мөселман  гадәтләрен,  йолаларын  да  үтәп ,  гади  итеп  яшәп  ята  безнең “ алма  кебек”  Рәшидә  апабыз! Ходай  биргән  гомереңне  исәнлек – саулык, тыныч  картлык, җан  тынычлыгы  белән  яшәргә  язсын  сиңа !  Җырла  әле,  Рәшидә  апа,  җырла! Син   үзең  дә  бит  “Кеше  алдына  чыгып  җырлагач ,  яшиселәр  килә  башлый  !”- дисең  бит.  Әйе,  “ алма  кебек  матур  чакта   да,  гомер   көзләрендә  дә   җыр  кешегә  яшәргә  көч – дәрман  бирә,  яшәү  кызык,   яшәү  матур   - аның  кадерен  белеп   яшәсәң  генә  шул!

 

           Язманың  авторы:

 Дилбәр  Гимазетдинова, Тукай  районы  Яңа  Бүләк  мәдәният  йорты   режиссеры.

12.10.2014.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International