Теләнче Тамак мәдәният йортында«Пар канат» дип исемләнгән кичә узды.

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе
  3 октябрь көнне исә Теләнче Тамак мәдәният йортында озак еллар бергә тормыш иткән парларга багышланган «Пар канат» дип исемләнгән кичә узды.
Гаилә тормышы – һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Шул юлдан гомер буе матур итеп атлаучылар, бер-берсен кайгыртып, яратып яшәүче матур гаиләләр – кичәбезнең кунаклары. Менә алар: Казаклар авылыннан 61 елга якын бергә гомер итүче Зөфәр абый белән Шәмсеҗиһан апа Әхмәтшиннар, Таулык авылыннан 44 ел бергә тормыш итүче Азатнур абый белән Зәйнәп апа Ишморатовлар, Теләнче Тамактан 57 ел пар канат булып яшәүче Хәниф абый белән Нурия апа Сәмигуллиннар.
   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International